Татарстанда 6 арбитраж идарәче дисквалификацияләнгән

2023 елның 2 июне, җомга

Татарстанда «2023 үсеш стратегиясе» бөтенроссия арбитраж идарәчеләр форумы узды

Аны үткәрү вакытында дәүләт органнары, суд хакимияте һәм һөнәри бергәлек вәкилләре диалог режимында банкротлык өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә һәм үзара хезмәттәшлекнең гомуми кагыйдәләрен эшләргә омтылганда фикер һәм тәҗрибә белән алмаштылар.

Чарада Татарстан Росреестрыннан үзрегуляцияле оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина катнашты.  Ул Росреестрның нәкъ менә банкротлык турындагы эштә контроль функциясен тәэмин итүче дәүләт органы булуын искәртте. Моннан тыш, Росреестр банкротлык турындагы законнарны бозган өчен арбитраж идарәчеләргә карата беркетмәләр төзергә хокуклы.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды мәгълүматлары буенча, 2023 ел башына банкротлык стадиясендә 668 оешма һәм 5 646 граждан булган.

 «Еш кына гражданнар банкротлыгын гамәлгә ашыручы һәм үз хезмәтләрен актив рекламалаучы арбитраж идарәченең үз күпсанлы ярдәмчеләрен контрольдә тоту өчен вакыты да, көче дә җитми. Шәхси билгеләмәләр чыгарылган арбитраж идарәчеләрнең яртысы диярлек үз-үзен җайга салучы оешмалар әгъзасы түгел, » - дип шәрехли Гөлия Елесина.

Шулай ук ведомство вәкиле банкротлык турындагы законның иң популяр  статьяларын әйтте, аларны үтәү арбитраж идарәчеләр өчен иң зур кыенлыклар китерә.

2023 елның 1 маена Татарстан Росреестрына арбитраж идарәчеләре гамәлләренә 198 шикаять кергән, административ җаваплылыкка тарту турында 46 беркетмә төзелгән. 6 арбитраж идарәче дисквалификацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International