Буа шәһәр прокуратурасы кисәтә һәм аңлата.

2023 елның 3 июне, шимбә

   Буа шәһәр прокуратурасы кисәтә һәм аңлата.

Ата-аналар, онытмагыз: ябык тәрәзәләр сезнең балаларның гомерен саклый! Эссе көннәр башлана, димәк, ата-аналар үз балаларының иминлеге турында кайгыртырга тиеш.

Баланың тәрәзәгә менеп, егылып төшүен булдырмас өчен, берничә кагыйдәне үтәү җитә:

- кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз. Аларны кунакларда һәм җәмәгать урыннарында һәрдаим  күзәтегез;

- тәрәзә төбендә уенчыклар калдырмагыз-алар баланың игътибарын җәлеп итә ала;

- тәрәзәләр яныннан урындыкларны, җиһазларны һәм биек әйберләрне алып ташлагыз;

- тәрәзәләргә йозаклар һәм чикләгечләр куегыз;

- балага балконга чыгарга рөхсәт итмәгез;

- тәрәзәне беркайчан да ачык калдырмагыз. Тәрәзәгә урнаштырылган москит челтәре баланың авырлыгын күтәрә алмый!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International