Ел ахырына Буада 400 млн сумга криоген автозаправка станциясе ачылачак

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Буа районында 2023 елның 3 кварталы ахырында криоген автозаправка станциясе (криоАЗС) төзелешен тәмамларга планлаштыралар. Проект Татарстан Республикасы инвестиция советы утырышында хупланды.

КриоАЗС төзү Түбән Наратбаш авыл җирлеге территориясендә Р-241 федераль трассасы белән янәшә планлаштырыла. Буа районында эшләр башкару өчен 13 мең кв.метрдан артык мәйданлы участок бүленгән инде. Хәзерге вакытта район җирлекнең Генераль планына үзгәрешләр кертү һәм аны раслау буенча эшләр башкарды.

Инвестицияләр күләме 400 млн сумга якын булыр дип планлаштырыла, инвестор булып «Газхолодтехнология» АҖ - Россия сәнәгать компанияләре төркеме тора, ул газ-мотор ягулыгы сыйфатында  сыекландырылган табигый газның җитештерү һәм сату инфраструктурасын үстерү максатыннан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International