9 июньдә ТР Иҗтимагый палатасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" узачак

2023 елның 6 июне, сишәмбе

2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Республика халкының сорауларына ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе», Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатькә кадәр сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International