Буада сыерлар өчен бозаулату фермасы төзелә башлады

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Буа районында терлекләр өчен  бозаулату  фермасы төзелә башлады. Эшләр мәйданчыгында район башлыгы Ранис Камартдинов булды.

Ике объектны да агымдагы елның 3 кварталында төзеп бетерергә планлаштыралар.  Бозаулату цехы 150 башка исәпләнгән һәм «Авангард» хуҗалыгының 800 баш савым көтүенә булган терлекчелек комплексына өстәмә булачак. Шулай ук 150 баш сыерлар өчен ферма да төзеләчәк.

Бозаулату бүлеге сыерларны карау сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен төзелә, бозаулаганчы һәм бозаулаганнан соң 10 көн дәвамында сыерлар күзәтүдә булачаклар. Район башлыгы шулай ук предприятиедә сенажның торышын карады.

«Хәзер предприятиедә яңа сенаж әзерли башлыйлар, шул ук вакытта узган елгы запас та яхшы хәлдә. Монда барлык технологияләр дә үтәлә, шуңа күрә сенаж сыйфаты белән проблемалар кичермиләр»,-дип язган Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында.

Гомумән алганда, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Буа районының терлекчелек секторы 102% үсеш күрсәтте. Хуҗалыкларга район башлыгы тарафыннан мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International