Унике кыз тарихы. (Яшерен кирмән макеты)

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Безнең халыкта бәетләрдәге каһарманнар белән бер рәттә, хатын-кызларының затлылыгын, корбанлыгын, тугрылыгын һәм матурлыгын данлаучы күп кенә риваятьләр сакланган. Бу риваятьләрдә сугышчы кызлар туган илләрен кол итәргә омтылган чит ил илбасарларына каршы көрәшәләр. Буа төбәге тарихында да шундый хатын-кызлар булган.

Тарих меңнең,   дүрт йөзенче,

Елы булыр өч дистә дә сигезенче.

Олуг Мөхәммәтне газиз күрче,  раббым,

Булды ошбу дәүләтемне ул төзүче.

Без,без, без идек

Без ун ике кыз идек

Карлы чатырман кизүендә

Укчы кызлар без идек.

 

Бу җирләр куе урман булган, җиләк-җимеш, киек-җанвар, чишмәләр белән тулган. Безнең ата-бабалар яхшы җирләр эзләгәндә шушында тап булганнар. Тирмәләр корып, йортлар салып бу җирдә төпләнгәннәр. Заманалар тынгысыз булган, яулар килеп торганнар. Ирләр яуга киткәндә, үз халкын яклар өчен  яшерен кирмән корганнар, ул кирмәндә унике кыз-гаскәриләр торганнар. Ил язмышы бу каһарман кыз-гаскәриләрне дә  урап узмаган. Аларның иңенә дә төшкән.

Бөек Казан дәүләтемнең,

Көньяк чиген без сакладык.

Мәмләкәтнең иминлеген яклап,

Җаныбызны  без пакладык.

 

Яшерен Кирмән  хәзерге Буа-Аланның  урман  белән түгәрәк күл арасында булган. Тик еллар үткән, җилләр искән, сулар аккан һәм бу җайланмалар юкка чыккан. Тик унике кыз риваятендәге затлы сугышчы кызлар образлары халык хәтерендә тирән эз калдырган. Гаскәри-кызларның рәсемнәрен юлдан килгәндә күрә аласыз, бу алар чорындагы яшерен Кирмән  макеты.    Әйе, чал гасырларда безнең эзләр бар.

Унике кыз-гаскәри.

 

1.Сылуҗиһан  -башлык, яу, орыш-рәвеше белгече,сугышчы, бик зирәк булган

2. Әйтүкә  – җәя бөгүче,  капкын куючы, дошманнарны эләктерә торган яшерен тозак- җайланмалар уйлап тапкан, сугышчы.

3. Айзирәк -уклар белгече, уклар ясаучы,ау остасы, укларның ерак һәм төз очу ысулын уйлап тапкан, сугышчы.

4. Котлыбикә  - кылыч белән оста эш итүче, бер үзе дүрт-биш дошманга каршы тора алаган, сугышчы.

5. Нурбәнәт -күлмәк-кием тегү буенча,  оста пешекче,   эзтабар, сугышчы

6. Латыйфа  - хәнҗәр атучы, хәнҗәр атып кадалып торган укны урталай яра алган, сугышчы.

7. Йөзлеҗамал - тормыш һәм яу өчен баш киемнәрен ясаучы, ул ясаган  башлыкларны, ук белән тишү, кылыч белән кисү бик авыр булган, сугышчы

8. Маһибәдәр -тимер челтәрдән яу киемнәре ясаучы, ясаган киемнәре    тимердән булуга карамастан бик җиңел, уңайлы, нык булганнар, сугышчы.

9. Таңсылу -күннән ат дирбияләре, иярләр ясаучы,  ул ясаган дирбияләр сирәк өзелгәннәр, иярләр бик уңай, ышанычлы булганнар, сугышчы.

10. Нурлыбәнәт  - көнчыгыш алымнары белән орышу остасы, сугышчы.

11. Толымбикә -давачы, дару үләннәре белгече, күрәзәче, яралыларны тиз арада дәвалап сафка бастырган,сугышчы.

12. Колынсабикә - атлар белгече, нәсел атлары үрчетүче,  атлар өйрәтүче, атлар телен белгән, алар белән йөгәнсез дә идарә итә алган, сугышчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International