Буа шәһәрендә Сабан туе 5 меңнән артык кешене җыйды. Быел бәйрәмне борынгы традицияләрдә үткәрделәр һәм барлык кунакларны милли киемнән килергә чакырдылар. Әлеге идеяне халык актив хуплады: берничә ай дәвамында районда милли киемнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Бүген мәйданга кунаклар костюмнар, чиккән күлмәкләр, камзул һәм түбәтәйләр киеп килделәр. «Дресс-код»ны Сабантуй кунаклары да хуплады: әйтик, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шулай ук бәйрәмгә милли киемнән килделәр.
- Бүгенге көндә милли киемнәрне оныта башладылар. Ә без бу традицияне яңадан торгызырга булдык. Бәйрәмгә буе әзерләндек, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, мәдәният учреждениеләрендә мастер-класслар үткәрдек. Безнең идеяне хуплаган һәркемгә мин бик рәхмәтле, - диде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.
Кунакларны милли утарларга чакырдылар: алар барысы бергә яңа агач бусага аша үттеләр, борынгы йола буенча ишек яңагына өч тапкыр шакыдылар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров печән чапты, ә Ләйлә Фазлыева калфак киеп карады. Милли ишегалларын татарлар, руслар һәм чуашлар тәкъдим итте, аларның һәрберсендә балалар өчен борынгы уеннар һәм күңел ачулар үткәрелде, мәсәлән. лапта, "пәке уены" һәм башкалар.
Соңрак Сабантуйның үзәк сәхнәсендә артистлар Казан ханлыгын саклаучылар тарихын сөйләгән «12 сугышчы-кыз турында легенда»ны тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасы Рәисе сәламләвен кунакларга Марат Җәббаров укыды.
- Буада бәйрәмнең үзенчәлеклелеге торгызылуын күрү күңелле. Биредә йөзләрчә еллар татарлар, руслар, чуашлар, марилар, башкортлар, азәрбайҗаннар һәм башка халыклар дус һәм тату яши. Һәркемнең үз кабатланмас традицияләре һәм матур милли киемнәре бар. Бүген без бәйрәмгә милли киемнән яки үз мәдәниятләре элементларын киеп горурлык белән килгән кешеләрне күрәбез, - диелә Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзендә.
Сабантуйның гадәти мәйданчыклары да эшләде: ат чабышлары, кәкре баганага менү, милли көрәш. Бәйрәм программасы җыр-биюләр белән дәвам итте. 18.00 сәгатьтән мәйданда Салават Фәтхетдинов катнашында кичке концерт башланды, ә бәйрәмне искиткеч салют тәмамлады.