Буа халкы Россия көненә татар телендә шигырьләр язган

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Буада яшәүче Ильвира Сафиуллина һәм Гөлнур Айзат Россия көненә багышланган шигырьләр иҗат иттеләр. Алар татар телендә язылган һәм күпмилләтлелек темасына багышланган. Үз телеграмма-каналында шигъри юлларны район башлыгы Ранис Камартдинов бастырып чыгарды.

 

Барысын да Россия көне белән котлыйм! Бөек держава гражданнары булу белән горурланабыз. Күпмилләтлелегебездә-безнең көчебез, бердәмлектә - чәчәк атуның нигезе! Шагыйрәләребез шигьри  юлларны Россиягә багышладылар», - дип язган Буа районы башлыгы.

 

Дан-шөһрәтле, Бөек Россиям,

Горур җилфердәсен байрагың.

Сине яклап, саклап яшәсен

Күпмилләтле халкың-байлыгың.

     Бәйрәм көнең бүген синең

     Яраткан һәм горур, Россиям!

     Көчле рухлы, ныклы халкың

     Геройларың өчен баш иям.

                          Туган көнең белән , Россиям!

Ильвира Сафиуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International