Буада яңа микрорайон өчен суүткәргеч һәм канализация төзиләр

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Буада иске Ипподром районында булачак микрорайон өчен инженерлык челтәрләре салына. Бу территориядә күпфатирлы торак төзелеше барлыкка килер дип көтелә. Объектны район башлыгы Ранис Камартдинов карады.

«Ипподром районында суүткәргеч һәм канализация төзү эшенең ничек баруын бәяләдек. Бу шәһәр өчен бик мөһим объект, чөнки монда Буаның яңа  микрорайоны үсеп чыгачак. Киләсе елга юл төзү мәсьәләсен дә карарбыз. Киләчәктә территорияне үстерү буенча чикләүләр булмасын өчен, без хәзер бөтен инфраструктураны әзерләргә тиеш», - дип сөйләде район башлыгы.

Территориядә суүткәргеч һәм канализация салына. Хәзерге вакытта  микрорайонны проектлау актив бара. Моның өчен эшче төркем, шул исәптән Казанның шәһәр яны төзелешен өйрәнде, яңа йортларда коляскалы, төзекләндерелгән ишегаллары һәм иркен парковкалар булырга тиешлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International