Буадагы яңа изгеләндерелгән гыйбадәтханәдә Россия гаскәрләре һәм тынычлык өчен дога кылдылар

2023 елның 17 июне, шимбә

Татарстанның Буа районы Күшке  авылында Казан һәм Татарстан митрополиты катнашында яңа чиркәү төзү өчен капсула салынды. Казан Изге Анасы иконасы исемендәге яңа гыйбадәтханәне төзүне Владыка Кирилл фатихалады.

Шулай ук Татарстан митрополиясе башлыгы Кыят авылында Богоявленский гыйбадәтханәсен изгеләндерде һәм яңа изгеләндерелгән гыйбадәтханәдә Илаһи литургияне җитәкләде. Литургия башланганчы Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл  руханиларны сәламләде.

«Бу изге гыйбадәтханәдә булу мөмкинлеге өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсем килә. Кайчандыр безнең  ата-бабаларыбыз бу Аллаһы йортын төзегәннәр. Ранис Рафис улы [Камартдинов] сезгә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Буа районының нинди генә гыйбадәтханәсендә булсак та, сез һәрвакыт кардәшләрчә ярдәм күрсәтәсез. Буа районының чәчәк атуын, Ватаныбызның чәчәк атуын телим», - диде митрополит һәм  Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов архиерей грамотасын тапшырды.

Гыйбадәтханәнең язмышы җиңел түгел. Богоявленский чиркәвен 1801 елда алпавыт Павел Родионов төзегән, 1939 елда чиркәү ябылган һәм таланган. 1994 елда гыйбадәтханә дин тотучыларга кайтарыла.

Яңа изгеләндерелгән гыйбадәтханәдә Россия гаскәрләре һәм тынычлык турында догалар укылды. Шулай ук гыйбадәт кылу вакытында газапланган Украина Православие Чиркәве турында догалар укылды. Гыйбадәт тәмамлангач, җыелганнарга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл фатихасы белән Изге  Ермоген иконалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International