Ульянда татар халык бәйрәме Сабантуй зурлап билгеләп үтелде. Ленин районы территориясендә «Җиңү» мәдәният һәм ял паркында һәм ипподромда тантаналар мәйданчыгында Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских булды. Күпьеллык традиция буенча бәйрәмне оештыруда Татарстан Республикасының Буа районы катнашты. Әйтик, буалылар Сабантуй кунаклары өчен «Сабантуй-дуслык һәм тынычлык бәйрәме» дигән вокаль –хореографик композиция әзерләделәр, программаның махсус йолдызы популяр башкаручы- Мөнир Рахмаев.
Ипподром территориясендә массакүләм йөрешләрдә катнашучыларны татар ишегаллары каршы алды, анда табигый ишегалды корылмалары һәм милли ашлар белән агач татар йортлары тәкъдим ителде, анда һәркем татар ризыклары белән сыйлана алды.
Ульян Сабан туенда шулай ук Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кунак булды.
«Буа районы традиция буенча ульянлылыр өчен Сабантуй оештыруда катнаша. Биредә Буа җирендә туып-үскән, гореф-гадәтләрне хөрмәт итүче татарлар яши. Сабантуй элеккечә бердәмлек символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек китерсен», - дип котлады Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.
Шулай ук ульянлылар буалылардан бүләк итеп чигелгән түбәтәйләр алдылар. Сабантуй мәйданында Ранис Камартдинов Ульян өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән бергә истәлекле тәңкәләр койды. Исегезгә төшерәбез, быел Буа борынгы традицияләрдә Сабантуй үткәргән иде, халык бәйрәмгә милли киемнәрдә килде.