Ел башыннан Татарстанда 14 меңнән артык хатын кыз бала тудыру сертификатлары буенча хезмәтләр алды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акчалар күләме 146 млн сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелек һәм бала табу белән бәйле хезмәтләр өчен түләүгә юнәлтелгән.

Бала тудыру сертификаты-йөкле хатын-кызга бала тудыру өчен, шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соң күзәтү өчен медицина оешмасын сайларга хокук бирүче документ. Электрон сертификат беренче тапкыр яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында булганда формалаша. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерү үткәрүче  балалар поликлиникасы да рәсмиләштерә ала.

 «Элек хатын-кызга сертификат бланкын медицина учреждениесенә үзе тәкъдим итәргә кирәк иде. Хәзер бу таләп ителми, чөнки барлык кирәкле мәгълүматны Социаль фонд автомат рәвештә ала», - дип искәртте Татарстан фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Алар арасында хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую турында мәгълүматлар, шулай ук бала табуның уңышлы кабул ителүе һәм баланы профилактик күзәтү буенча хезмәтләр күрсәтелүе турында мәгълүматлар бар. Бала тудыру сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерә, ә хатын-кызлар өчен үзләре белән алып бару һәм кәгазь бланк күрсәтү кирәклеген юкка чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International