Хәтер һәм кайгы көнендә Буада балалар «Үлемсез полк» йөреше белән үттеләр

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

«Чайка» балалар лагеренда балалар инициативасы белән Хәтер һәм кайгы көнендә «Үлемсез полк»  йөреше узды. Шул рәвешле буалыларның яшь буыны киткән геройларны хөрмәтләде. Акциядә барлыгы 70 бала катнашты.

Шулай ук шәһәрдә митинг узды, анда йөзләгән кеше килде. Алар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Бөек Ватан сугышы фронтына 10 меңнән артык  райондашларыбыз китә, аларның 7 меңнән артыгы өйләренә кире әйләнеп кайтмый. Тылда калган буалылар батырларча,  көнне-төнгә ялгап эшләделәр, җиңүне якынайттылар. Халык батырлыгы алдында баш иябез», - дип билгеләп үтте телеграм-каналда район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International