Җәй ае җитте, эссе вакытлар башлана, ата-аналар күп очракта ачык тәрәзәләргә игътибар бирмиләр һәм бу бала өчен куркыныч икәнне дә оныталар. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар ачык тәрәзә алдында табигый кызыксыну аркасында якынлаша. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балалар үлә. Уяу булыгыз!
Ата-аналарга киңәшләр: «Баланы тәрәзәдән егылудан ничек сакларга?»
- Бала өйдә булса, тәрәзәләрне беркайчан да ачык тотмагыз! Сез үзегезне бала янында дип саныйсыз, ләкин сез игътибарыгызны читкә юнәлткән секунд баланың тормышында соңгысы булырга мөмкин!
- Бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм аска төшмәсен өчен, җиһазларны тәрәзә янына куймагыз.
- Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазларда сикерергә рөхсәт итмәгез.
- Чебен-черки челтәренә бервакытта да ышанмагыз! Алар баланы егылудан сакламый! Киресенчә бала москит челтәренә таяныч дип таянырга мөмкин.
- Тәрәзәләргә бала ача алмасын өчен блокираторлар куйдырыгыз.
- Тәрәзәләргә рәшәткәләр куйдырыгыз. Алар баланы егылудан саклар.
- Әгәр дә сез балага тәрәзәдән берәр нәрсә күрсәтсәгез-аны һәрвакыт нык тотыгыз, баланың кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, баланы киеменнән тотмагыз.
- Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтегез. Олы балаларны кечеләрен карарга өйрәтегез.
- Баланы караучысыз калдырмагыз!