Буада фура йөртүчесен автоинспекторны сатып алырга тырышкан өчен хөкем иттеләр

2023 елның 23 июне, җомга

Буа шәһәр прокуратурасы 46 яшьлек Башкортстан кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ ҖК 30 статьясының 3 өлешендә, 291 статьясының 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (вазыйфаи затка ришвәт бирергә омтылу).

Судта 2023 елның 18 февралендә ир – атның DAF зур йөк машинасы руле артыннан прицеп белән Казан - Ульяновск автоюлы буенча баруы ачыкланган. Шул ук вакытта ул элек машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Буа районы территориясендә  фураны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Административ җаваплылыктан качар өчен, шофер автоинспекторга 30 мең сум күләмендә ришвәт бирергә тырышкан. Полиция хезмәткәре законсыз бүләкләүдән баш тарта һәм җинаятьченең гамәлләрен туктата.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа дәүләт кеременә 60 мең сум күләмендә штраф билгели.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International