Якташыбыз, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайланды!

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Якташыбыз - КДАТУ ректоры Рәшит Низамовны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайлануы белән котлыйбыз!

 

2023 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә ТР Фәннәр академиясенә сайлаулар турында нигезләмәгә ярашлы рәвештә тәкъдим ителгән һәм ТР Фәннәр Академиясе Президиумы тарафыннан теркәлгән гамәлдәге әгъзаларны (академикларны) һәм әгъза-корреспондентларны сайлаулар узды.

«Төзелеш эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерү» белгечлеге буенча хакыйкый әгъза (академигы) итеп итеп Низамов Рәшит Корбангали улы, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе ректоры, техник фәннәр докторы, профессор сайлана.

 Рәшит Низамовны сайлануы белән котлыйбыз! Уңышлар һәм яңа проектлар телибез! Районыбыздан чыккан кешеләр һәм аларның республикабызның чәчәк атуына керткән зур өлеше белән горурланабыз!

 

* 1957 елның 23 маенда Татар АССРның Буа шәһәрендә туган. 1979 елда Казан инженер төзелеш институтын  « Төзелеш эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерү» белгечлеге буенча тәмамлый

2008 елда альтернатив нигездә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры итеп сайлана, 7 октябрьдән рәсми рәвештә ректор вазифасына керә.

Ул 223 басма хезмәт авторы, шул исәптән: 186 фәнни хезмәт, 8 патент, 23 уку-методик эш һәм 6 УМО грифы белән уку әсбаплары. Эш нәтиҗәләре ЮНЕСКОның Халыкара фәнни-техник эшләнмәләр каталогына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International