Буа Казан Сабантуе кунакларын 12 укчы кыз турындагы риваять белән таныштырды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Шимбә көнне, 24 июньдә, Казанда Сабантуйны зурлап билгеләп үттеләр. Чаралар өч шәһәр мәйданчыгында: Лебяжье күлендә, Дербышки һәм Мирный бистәсендә узды. Быел оештыручылар бәйрәмгә күбрәк милли-мәдәни үзенчәлек бирергә тырыштылар.

Мирный мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин хөрмәтле кунаклар булды.

Биредә кунакларга татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында 11 милли  итеп бизәлгән ишегаллары сөйләде: Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш, Нурлат һәм Менделеевск районнары. Монда үзеңне оста һөнәрче ролендә сынап карарга, милли ризык әзерләргә һәм татар биюе элементларын өйрәнергә мөмкин иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин ишегалларын карап чыктылар, милли ризыкларны татып карадылар һәм Сабантуй кунаклары белән аралаштылар. Аерым алганда, «Буа-Алан» ишегалдында да булдылар, анда чын татар авылы ачылды,  мәйданчыкта бер   өзлексез җыр- биюләр башкарылды, мастер-класслар эшләде

Кунакларны районның иҗат коллективлары гармун көйләре белән каршы алды. Буалылыр Казан ханлыгы чигендә оборона тоткан һәм басып алучыларга территориягә үтеп керергә ирек бирмәгән 12 укчы кыз  турында  риваять тәкъдим иттеләр. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов ул вакыттагы схемалар һәм оборона корылмалары белән уникаль макетны тәкъдим итте. Хөрмәтле кунаклар сувенир тәңкәләр ясадылар һәм Буа осталары иҗаты белән таныштылар: чигелгән тукыма әйберләр, милли орнаментлы сумкалар, яулыклар, милли костюмнарда курчаклар һәм башка күп нәрсәләр.

Шулай ук ишегалдында  өлкән буын келәмнәр тукыган тукыма станогы да  куелган иде. Ул торгызылган һәм хәзер эшли. Кул эшләре осталары-ветераннар  бүгенге көнгә кадәр станоктан файдалана. Шунда ук аның үрнәге буенча  ясалган яңа станок тәкъдим ителә.

Импровизацияләнгән сәхнәдә дәртле  көйләр тынмады. Биредә  татар биюләре буенча  осталык дәресе узды. Башкала кунаклары рәхәтләнеп татар милли биюләрендә  әйләнде.

Татарстан Республикасы Рәисенә  яхшы уңыш өчен бөртек- курчагы ясау буенча  мастер-класс тәкъдим иттеләр. Шулай ук  борынгы традиция буенча Рөстәм Миңнехановны югары  уңыш һәм уңай һава торышы теләкләре белән  төрәнгә сугарга чакырдылар.

Иң популяр һәм күңелле уеннарның  берсе-бүрәнәдә капчыклар белән милли көрәш. Балалар да, өлкәннәр дә үз көчләрен сынап караган. Балалар өчен «Kids ѕрасе» мәйданчыгы эшләде.

Сабантуй кунакларына үз җырларын Фирзар Мортазин, Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Виктор Моисеев һәм Буа районының башка яраткан башкаручылары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International