Буа шәһәрендә «Мирас» яңа яшьләр үзәге ачылды. Тасманы кисү тантанасында Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков һәм район башлыгы Ранис Камартдинов катнашты. Объектны графиктан алданрак ачтылар: ремонт августта тәмамланыр дип фаразланган иде, ләкин июнь аенда төзелеп тә бетте.
Камил Зыятдинов урамындагы 670 кв м мәйданлы бинада заманча киберзал, ачык чыгышлар залы, душ һәм чишенү бүлмәләре булган спорт залы, арт-резиденция, фотостудия, тавышлар яздыру студиясе һәм медиаүзәк урнашкан. Бинада шулай ук яшьләр оешмалары өчен күп функцияле зал да каралган.
«Бу заманча объект, анда яшьләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Иң мөһиме, объектка район яшьләреннән ихтыяҗ булырга тиеш. Күрүебезчә, объект әкренләп эшли башлады: актлар залында Буа ветеринария техникумының КВН командасы репетицияләр ясый, яшь педагоглар советы проектларны тәкъдим итә, спорт залында йога белән шөгыльләнәләр», - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.
«Мирас»ны төзү һәм җиһазлауга республика бюджетыннан 59 млн сум акча бүлеп бирелгән. Объектның уңайлылыгын район кунаклары һәм яшьләре бәяләде. Ачылу көнендә кафега ихтыяҗ аеруча зур булды, дип билгеләп үттеләр кунаклар.
«Монда барысы да район яшьләре өчен, без мондый үзәкләр төзеп, беренче чиратта объектларга ихтыяҗ булуын күздә тотабыз. Буа яшьләр үзәге балаларга яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирер дип ышанам», - дип сөйләде яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.