Буа районында киләсе елда су янында төзекләндерелгән ял урыннарын төзү эшләре башланачак. Бу хакта турыдан-туры эфирда ВКонтакте битендә район башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде. Карлы авылы янында Карлы елгасында актив ял итү зонасы булган пляж 2024 елда төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү вакыты буенча буалыларның иң күп тавышын җыйды. Әмма җиңүчеләр арасына эләкмәде.
«Пляж проекты хәзер экспертизада. Буага пляж бик кирәк, без аны күптән көтәбез. Әлегә проектны гамәлгә ашыру финансларга барып терәлә. Әмма без аларны эзләячәкбез, әлеге объект барлыкка килсен өчен, республика һәм федераль программаларда катнашачакбыз», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 апрельдә башланды һәм 31 майда тәмамланды. Татарстаннан 363 мең кеше катнашты. Тавыш бирү исемлегенә барлыгы 267 иҗтимагый киңлек чыгарылды, 5 җиңүче булды.