Буада ел ахырына кадәр социаль ипотека программасы буенча 40 фатирлы йорт төзелеп бетәчәк. Бу хакта турыдан-туры эфирда ВКонтакте битендә район башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, төзелеш барышына төзелеш материалларының кыйммәтләнүе җитди йогынты ясаган. Квадрат метрга бәяләр ташламалы булсын өчен районда оператив чаралар күрелде.
«Безгә социаль ипотека йортында квадрат метрның бәясе коммерциянекеннән түбән булуы мөһим иде. Материаллар кыйммәтләнгәннән соң ипотека фатиры бәясе белән коммерциянекенә тигезләште. Һәм без башка подрядчыларны эзли башладык, нәрсәнедер үзебезгә алдык - район бюджеты хисабына коммуникацияләр салабыз. Ел ахырына йортны төзеп бетерәбез», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.
Аның сүзләренә караганда, 40 фатирның 10сы ятимнәргә, 20се - белгечләргә, яшь гаиләләргә, предприятиеләрдә эшләүчеләргә тапшырылачак, 10 фатир укытучылар, табиблар өчен аренда торагы буларак биреләчәк.
«Без бу 10 фатирны кирәкле белгечләр өчен тотачакбыз. Белгечләр кирәк булырга мөмкин, торак мәсьәләсе хәл ителгән булсын өчен мондый фатирларның булуы мөһим», - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы.