Беренче яртыеллыкта илкүләм проект буенча Татарстан бизнесына финанс ярдәме күләме 620 млн сум тәшкил иткән

2023 елның 1 июле, шимбә

Ташламалы финанс ярдәменнән республиканың 290 эшкуары файдаланды. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.

Дәүләт микрофинанс ярдәменнән шул исәптән республиканың 38 үз-үзенә хезмәт итүче гражданы да файдаланды.

Финанс ярдәменең һәркем файдалана алырлык булуын арттыру өчен, Татарстанда еллык 4,5 % ставкасы булган яңа продукт эшли башлады. Ул эшкәртү производствосы өлкәсендәге эшчәнлекне алып баручы эшкуарларга исәпләнгән.

Финанс программаларын ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тормышка ашыра. Хәзерге вакытта республика эшмәкәрләре өчен бизнесның төрле категорияләренә һәм җитлеккәнлек дәрәҗәсенә исәпләнгән 9 ташламалы микрофинанс продукты эшләп килә. Заемщиклар категориясенә карап, микрозаймнар буенча ставкалар 0,1% тан 5,5% ка кадәр тәшкил итә.

Кече һәм урта бизнес өчен микрозаймның соңгы суммасы 5 млн сум тәшкил итә. Профессиональ керемгә салым кулланучы физик затлар өчен лимит - 500 мең сум. Микрозаймнар бирүнең максималь вакыты - өч ел.

Моннан тыш, Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре залог белән тәэмин ителмәгән яки җитмәгән очракта Татарстан Республикасының Гарантия фондына мөрәҗәгать итә ала. Аның арсеналында крестьян-фермер хуҗалыгы, индустриаль һәм сәнәгать парклары, экспортерлар, онлайн-сәүдә өлкәсендә эшкуарлар һәм башкалар өчен төрле гарантияле продуктлар тәкъдим ителә ала.

Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтүчеләре микрозайм алуга «Минем субсидияләр» сервисы аша онлайн гариза бирә алалар

Булган ярдәм чаралары буенча консультация алу өчен республика эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Мой бизнес» үзәге телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International