Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород өлкәсе территориясендә кош гриппы ачыкланган

2023 елның 1 июле, шимбә

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре Юрьевец бистәсеннән 1 км көньяк-көнбатышта Ока елгасы утравында кыргый акчарлак  мәетләреннән алынган патологик материалны лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә кошлар гриппы вирусы геномы ачыкланган. Диагноз  2023 елның 28 июнендә өлкә  ветеринария лабораториясе тарафыннан куелган.

Хәзерге вакытта кошларның патоген гриппы очагы таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактика, диагностика, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләренә ярашлы рәвештә оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә Идарә Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан кошлар гриппын кертмәү буенча тулы чаралар күрергә киңәш итә.

Кошчылык предприятиеләренә, оешмаларына һәм тере кошлар һәм кошчылык продукциясен үрчетү, сую, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче гражданнарга аерым игътибар  бирергә кирәк.

Йорт кошлары хуҗаларына, инфекция кертелмәсен өчен, кошларны ябып тотарга һәм ашуту өчен термик эшкәртелгән азык кына кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International