Буа районында «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Карлы елгасы аша күперне реконструкцияләү төгәлләнде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Ясалма корылма Казан – Ульяновск – кондитер фабрикасы автомобиль юлының 1,1 км -. урнашкан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. «Элек күпернең күпер асты габариты җитәрлек булмаган, нәтиҗәдә су басу вакытында сулар  корылма артындагы яр сызыгын юып төшергән. Тротуар өлеше юл хәрәкәте иминлегенең гамәлдәге таләпләренә туры килми иде һәм җәяүлеләргә уңайсызлык тудырды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Эшчеләр күперне тулысынча үзгәртеп кордылар, юл хәрәкәте һәм җәяүлеләр үтү  юлын үзгәртәләр. Моннан тыш, белгечләр электр тапшыру, элемтә, югары басымлы газүткәргеч һәм суүткәргеч линияләрен үзгәртеп  төзегәннәр. Хәзер корылма норматив йөкләнеш һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча гамәлдәге таләпләргә туры килә. Реконструкциягә Татарстан бюджетыннан 70 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International