30 июньнән Казан һәм Ульяновск арасында шәһәр яны поездлары йөри башлый

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру һәм Россия Федерациясе субъектларының транспорт белән тәэмин ителешен яхшырту өчен «РЖД» холдингы шәһәр яны поездлары йөрү географиясен киңәйтә

Мәсәлән, 30 июньнән Казан белән Ульяновск арасында 6751/6753 номерлы яңа төбәкара шәһәр яны поезды йөри башлый.

Поезд Казаннан җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:03 сәгатьтә китә һәм Ульяновскига 19:10 сәгатьтә килә.

Кире юнәлештә no 6752/6754 шәһәр яны поезды 1 июльдән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөри башлый. Ульяновск станциясеннән ул 06:30 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 11:45 сәгатьтә килә.

Юл вакыты биш сәгать тирәсе тәшкил итә. Расписание Мәскәү вакыты буенча күрсәтелгән.

Юлда тукталышлар каралган: Зеленый Дол, Свияжск, Албаба, Утяшки, Кубня, Шушерма, Куланга, 55 км, Ключи, Каратун, Кильдуразы, 95 км, Лощи, Буа, Бюрганы, Бурундуки, Елхово, Цильна, Лаишевка, Ульяновск-3.

Билетларны «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин.

Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны түбәндәгы чыганаклардан  алырга мөмкин:

  • 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
  •  «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы аша.
  • ППК «Содружество» компаниясе сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International