30 июньнән Казан – Бурундуки – Казан шәһәр яны поездларының йөрү ешлыгы үзгәрде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Казан – Ульяновск – Казан шәһәр яны поездларын эшләтеп җибәрү белән бәйле рәвештә Казан – Бурундуки – Казан шәһәр яны поездлары йөрүенең вакыты үзгәрде.

30 июньнән 6749 нчы Казан – Бурундуки поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.

1 июльдән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6750 нче Бурундуки – Казан поезды расписаниедән чыгарыла.

Калган көннәрдә әлеге поездлар гамәлдәге график буенча йөриячәк.

Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны түбәндәгы чыганаклардан  алырга мөмкин:

  • 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
  •  «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы аша.
  • ППК «Содружество» компаниясе сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International