Буада рейдлар вакытында хокук бозучыларны фотога төшерә башлаячаклар

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Буада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән көрәшү өчен яңа ысуллар кертелә башлады. Алар турында район башлыгы Ранис Камартдинов үткәргән Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында белдерделәр. Мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотофиксацияләү максатыннан рейдлар оештыру инициативасы хупланды. Мототранспорт, кагыйдәләрне бозган электр скутерлары белән идарә итүче балигъ булмаганнарга аерым игътибар биреләчәк. Шулай итеп, районда яшьләрне юллардагы бәхетсезлек очракларыннан аларның гаебе һәм игътибарсыз шоферлар гаебе белән саклап калырга телиләр.

 «Стандарт ысуллар тиешле нәтиҗә бирмәгәч, стандарт булмаганнарын кертәбез! Хәл шундый ки, без юл кагыйдәләрен бозучыларга каршы ашыгыч көрәш ысулларын кертергә тиешбез. Барыгызны да ЮХИДИ телеграм-каналына язылырга һәм барлык хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакырам: бер хәбәргә кемнеңдер тормышы бәйле булырга мөмкин», - дип мөрәҗәгать итте утырышта Ранис Камартдинов.

 Моннан тыш, эш авылларда да алып барылачак, гражданнар җыеннары оештырылачак, мәгариф учреждениеләрендә, предприятиеләрдә шулай ук профилактик әңгәмәләр өчен коллективлар җыелышлары оештырылачак.

Буа районында юл билгеләрен яңарту буенча эш дәвам итә, 53 яңа юл билгесе урнаштыру, 100гә якын искергән билгене яңарту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International