Буа районында 2023 елның 22 маеннан 5 июненә кадәр коррупциягә каршы юнәлештәге район рәсемнәр конкурсы узды. Конкурсны оештыручылар - «Татмедиа» ААҖ филиалы белән берлектә Буа муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиясе.
Конкурска Буа муниципаль районы территориясендә яшәүче гражданнарның эшләре кабул ителде.
Шушы көннәрдә «Байрак» газетасы редакциясендә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү узды. Алар-Рүзәл һәм Раяна Мөхәммәтҗановлар.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Зөлфия Шәйхәттарова район башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән балаларга катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны зур киләчәк көтә, чөнки безнең ил һәм республика язмышына битараф булмаган талантлы, иҗади буын үсә дип котлады. Конкурста балалар катнашуы куанычлы, чөнки коррупцион тәртипкә тискәре мөнәсәбәт формалашу яшьтән башланырга тиеш.
Җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.