Буа районында яшәүче хатын-кыз үзенең 105 еллыгында кунаклар өчен җырлый

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Буа районында яшәүче Елизавета Артемьева 105 яшен билгеләп үтте. Юбилей белән котларга зур гаилә  җыелды, кунакка район башлыгы Ранис Камартдинов та килде. Кунакларны Елизавета Николаевна үзенең 100 еллыгына үзе теккән күлмәктә каршы алды. Туганнары сүзләренчә,  ул 90 яшькә кадәр бәйләгән һәм  теккән һәм бу осталыкка оныкларын да өйрәткән.  Туган көнен билгеләүченең  ике баласы һәм өч оныгы бар.

- Елизавета Артемьева бөтен гомерен колхозда эшләргә багышлаган, Бөек Ватан сугышы елларында өч кеше  өчен эшли, аларны алып чыгып окоплар казыйлар. Ләкин Елизавета Николаевна һәрвакыт яраткан шөгыле өчен вакыт таба, һәм, имеш, беркайчан да авырмаган диләр! Бу тормыш энергиясенә сокланып карадым, - дип бүлеште  Ранис Камартдинов. 

Елизавета Артемьева барысына да сәламәтлек теләде һәм кунаклар өчен яраткан җырын җырлады. 

- Бу яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган да идем. И не думала, что до этих лет доживу. Әле тагын да яшисе килә, эшкә дә барыр идем, якыннарым җибәрмиләр, -  ди Елизавета Николаевна.   

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Буа районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Рауф Төхвәтуллинны 103 яшьлек юбилее белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International