Буадан мобилизацияләнгәннәр ялда яшьләр белән очраштылар һәм шеврон бүләк иттеләр

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Буа районыннан мобилизацияләнгәннәр ике атналык ялга өйләренә кайттылар. Аларны капиталь ремонттан соң ачылган гына «Мирас» яшьләр үзәгенә, шул исәптән «Форпост» республика үзәге әгъзалары белән очрашуга чакырдылар.

-Мин үзем дә «форпостчы» идем. Хәзер һәркемгә гади киңәш бирәсем килә-спорт белән шөгыльләнегез, начар гадәтләргә бирешмәгез. Бигрәк тә сезнең шундый үзәкләрегез бар, монда бик шәп ремонт үткәргәннәр, - дип сөйләде мобилизацияләнгәннәрнең берсе. Иң актив яшь кешегә ул үзенең формасыннан шеврон бүләк итте.

Мобилизацияләнгәннәр үзләрен  хезмәткә чакырылулары һәм махсус операциядә  узган көннәр турында сөйләделәр, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

- Без мәктәп укучыларыннан, студентлардан килгән хатларны саклыйбыз, кабат – кабат укыйбыз. Кайберәүләр конвертларга конфет салалар, хәтта аларны да саклыйбыз. Бу безнең өчен җанны җылытучы иң кадерле әйберләр, - дип уртаклашты башка сугышчы.

Шулай ук бу көнне район башлыгы Ранис Камартдинов белән очрашу узды.

Очрашуга мобилизацияләнгәннәр,  чираттагы кыска ялга һәм дәваланырга кайтканнар чакырылган. Хәрби хезмәткәрләр азык-төлек белән проблемалар булмавын билгеләп үттеләр, гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

«Безгә гуманитар ярдәм килә, ярдәм иткән бөтен район халкына рәхмәт. Әйберләр барысы да кирәкле, тепловизорлар, костюмнар, кием, азык-төлек, җиһазлар-барысы да кирәкле анда», - дип сөйләде мобилизацияләнгән. 

Буа үзәк район хастаханәсенең баш табибы атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, хастаханәдә психолог эшләячәген, аның махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтәчәген сөйләде.

«Дәвалау мәсьәләләре буенча барлык кирәкле ярдәмне безнең үзәк район хастаханәсе табиблары күрсәтергә әзер. Моннан тыш, Буада «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы кабул итә. Һәм без, администрациядә, килгән барлык сорауларга оператив җавап бирергә әзер. Хезмәтегез өчен һәрберегезгә рәхмәт», -  диде район башлыгы Ранис Камартдинов. 

 

Буада мондый очрашулар даими уза. Яңа ярдәм чаралары билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International