Буа гимназиясе укучылары экосукмак буенча үттеләр

2023 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең яшь натуралистлары «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру  кысаларында декабрист В.П.Ивашев исемендәге парктагы экологик сукмакка килделәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Экологик сукмак — табигый һәм антропоген комплексларны өйрәнүгә, үсеп килүче буын белән табигатьне саклау эшен пропагандалауга, табигый ресурсларны саклау һәм рациональ куллану белән бәйле һөнәрләрне сайлауга юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән укучыларның тикшеренү, танып белү эшчәнлеген оештыруның үзенчәлекле формасы», — диделәр партия бүлегендә.

Экосукмакны булдыру билгеле бер категориядәге кунакларга юнәлдерелгән: белем бирү учреждениеләре укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, педагоглар һәм тәрбиячеләр. Мәсәлән, белгечләр яшь натуралистларны сирәк очрый торган һәм юкка чыга торган үсемлек һәм хайван төрләре белән таныштырдылар, аларның әһәмияте турында сөйләделәр.

«Экология» илкүләм  проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган  илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International