Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2023 елның 8 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнарында эссе һава торышы аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

« Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (туңу, корылык, туфрак корылыгы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык – төлек иминлегенә янаган куркынычны булдырмау максатларында 2023 елның 3 июленнән махсус боерыкка кадәр гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасының идарә органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын кертергә һәм  төбәк реакция дәрәҗәсен билгеләргә», – диелгән документта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен җиңү буенча чаралар эшләргә тиеш. Муниципаль район башлыкларына Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренең һәм корылыкның тискәре нәтиҗәләрен җиңү буенча чараларга җәлеп ителә торган көчләрнең эшче төркемнәре составын билгеләргә тәкъдим ителде.

tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International