Бер атна эчендә Буаның ике озын гомерле кешесе юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 8 июле, шимбә

Буа районында яшәүче Елизавета Артемьева 105 яшен билгеләп үтте. Юбилей белән котларга зур гаилә  җыелды, кунакка район башлыгы Ранис Камартдинов та килде. Кунакларны Елизавета Николаевна үзенең 100 еллыгына үзе теккән күлмәктә каршы алды. Туганнары сүзләренчә,  ул 90 яшькә кадәр бәйләгән һәм  теккән һәм бу осталыкка оныкларын да өйрәткән.  Туган көнен билгеләүченең  ике баласы һәм өч оныгы бар.

- Елизавета Артемьева бөтен гомерен колхозда эшләргә багышлаган, Бөек Ватан сугышы елларында өч кеше  өчен эшли, аларны алып чыгып окоплар казыйлар. Ләкин Елизавета Николаевна һәрвакыт яраткан шөгыле өчен вакыт таба, һәм, имеш, беркайчан да авырмаган диләр! Бу тормыш энергиясенә сокланып карадым, - дип бүлеште  Ранис Камартдинов. 

Елизавета Артемьева барысына да сәламәтлек теләде һәм кунаклар өчен яраткан җырын җырлады. 

- Бу яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган да идем. И не думала, что до этих лет доживу. Әле тагын да яшисе килә, эшкә дә барыр идем, якыннарым җибәрмиләр, -  ди Елизавета Николаевна.   

Шулай ук бу атнада Наилә Шакирҗанова да бер гасырлык юбилее белән котлаулар кабул итте. Ул буалыларның берничә буынын тәрбияләде, күп еллар үзен балалар бакчасында үсеп килүче буын белән эшләүгә багышлады.

-- Мондый очрашуларда хөрмәтле юбилярларыбызның көченә сокланам: Наилә Шакирҗанова 98 яшькә кадәр кар чистарткан! Хәзер генә сәламәтлеге актив тормыш алып барырга мөмкинлек бирми. Безнең  юбилярыбыз котлау открыткаларын укырга кушты һәм барлык бүләкләрне үзе бәяләде. Чиксез сәламәтлек һәм гаилә ярдәмен тоеп яшәвен телим, - дип котлады Ранис Камартдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International