Буа районы Бөтенроссия кыр көне мәйданчыкларының берсе булды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Буа районы масштаблы Бөтенроссия «Кыр көне-2023»нең бер өлеше иде. «Киятское» ААҖ басуларында «Орлыкчылык һәм сортлы технологияләр-тотрыклы һәм югары уңыш нигезе» дигән фәнни – җитештерү семинары узды. Пенза, Ульяновск, Татарстан шәһәрләреннән 40 эксперт килде.

 

Буа районы өчен авыл хуҗалыгы тармагы нигез булып тора. Уңышка һәрвакыт һава шартлары нык тәэсир итә, һәм хәзерге корылык шулай ук басуларга тискәре йогынты ясый, әмма корылыкка чыдам үсемлек сортлары районга зур зыян китермәскә мөмкинлек бирә.

«Йомгаклау күрсәткечендә иң мөһим рольләрнең берсен безнең база уйный – бу орлыклар. Без инде сыйфатлы, яңа орлыкларның һава торышы  көйсезлекләре булганда да яхшы уңыш алырга мөмкинлек бирүенә инандык, шуңа күрә орлыкчылыкны һичшиксез тотрыклы һәм хәтта югары уңышның нигезе дип атарга мөмкин», - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия «Кыр көне-2023» Татарстанда 9 июльгә кадәр уза. Төп мәйданчык булып Лаеш районы кырлары тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International