ТР Гидрометүзәге Татарстанда температура +37 градуска кадәр күтәрелү сәбәпле давыл турында кисәтү игълан итте. 11 июльдә республиканың көнчыгыш районнарында да эссе һава торышы сакланачак.
Бүген бу атнада соңгы аномаль эссе көн. Республикада алмашынучан болытлылык сакланачак. Урыннарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр узачак, локаль рәвештә (әмма Казанда түгел) боз булырга мөмкин. 6-11 м/с тизлектәге төньяк-көнчыгыш җиле юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Шул ук вакытта ул кайвакыт 14 м/с, ә кайбер урыннарда 16-21 м/с (ТР башкаласында 15-20 м/с) кадәр көчәячәк. Көндез һава 25-30 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнчыгышында – 32-37 градуска кадәр (Казанда – +28, +30 градуска кадәр).