2023 елның 13 июлендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Тышкы базарларга чыгымнарны ничек киметергә» дигән темага вебинар үткәрәчәк.
Вебинар кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – кече һәм урта эшкуарлык субъекты) ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак. Күрсәтелгән чараларның күбесе эшкуарлар өчен бушлай - халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озату, халыкара маркетплейсларда урнаштыру, укыту, бер өлеше финанслау шартларында тормышка ашырыла – Экспортка ярдәм итү үзәге халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре үткәрүгә, продукцияне экспортка китерүгә чыгымнарның 80% ка кадәр финанслый.
Шулай ук «Россия экспорт үзәге» АҖ продуктлары буенча тулы мәгълүмат биреләчәк: кыска вакытлы дебиторлык бурычын иминиятләштерү, кече һәм урта эшкуарлык сегменты экспортерлары өчен түләүне кичектерүне иминиятләштерү, эре булмаган Экспортерлар өчен салым органнары файдасына гарантия һәм «Экспортка акча» кредит продукты.
Конференциягә кушылу Zoom аша
https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT09
Конференция идентификаторы: 843 222 9060, код : 1111.
Чарага теркәлү-РФ МСП платформасы аша 2023елның 13 июленә кадәр.
Теркәү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Наталья Ширяевага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.