Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Мурманск өлкәсе, Коми Республикасы территориясендә кош гриппы ачыклануы турында хәбәр итәләр.
Акчарлак мәетләреннән алынган патологик материалны лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Мурманск өлкәсенең Кольск районы аучылык җирләре территориясендә, Баренц диңгезенең Ура елгасы яр буе һәм Ура елгасы тамагы районында, кошлар гриппы вирусы геномы ачыкланган. Диагноз 2023 елның 5 июлендә Мурманск өлкә ветеринария лабораториясе тарафыннан билгеләнгән.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 24.03.2021 ел № 158 боерыгы белән расланган кошларның югары патогенлы гриппы очагы таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактика, диагностика, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләренә ярашлы рәвештә оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы үткәрелә.
Шуңа бәйле рәвештә Идарә Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан кошлар гриппын кертмәү буенча тулы чаралар күрергә киңәш итә.