Буа балаларына юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Юл-транспорт травматизмы, аерым алганда балалар травматизмы мәсьәләсе аеруча кискен тора. Буада профилактика эшләре кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы  полиция майоры Рәмис Нариман улы Ганиев "Бор" балалар сәламәтләндерү лагеренда  ял итүчеләр  белән очрашты. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча агитбригада әзерләделәр. Ә лагерь җитәкчеләре, вакытлыча юл хәрәкәте инспекторлары булып,  «Акыллы бул, җәяүле!» квест-уенын уздырды.

- Җитәкчеләргә, лагерь җитәкчелегенә, балаларга безнең очрашуга әзерләнүләре өчен рәхмәт. Хәзер каникуллар вакыты, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аларның ял итүенә бернинди дә куркыныч янамасын өчен ешрак кабатлап тору, искә төшерү кирәк. Бүген мин егет-кызларның кагыйдәләрне  белүләренә  инандым,  тормышта да аларны кулланырлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаслар дип өметләнәм.

Традиция буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре буш кул белән килмәде. Иң активларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International