Татарстанның социаль фонды һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2023 елның 14 июле, җомга

Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документ фондлар арасында мәгълүмат алмашуны һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү турында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркемнәр булдыруны күздә тота. Моннан тыш, фондлар дәүләт түләүләре һәм ташламалар турында уртак аңлату эше алып барачак.

 «Безнең уртак эшебез -  махсус хәрби операция зонасыннан өйләренә кайтучыларга ярдәм итү, аларга һәм аларның гаиләләренә барлыкка килә торган мәсьәләләрне хәл итүдә шәхсән ярдәм күрсәтү. Хәзер бу безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе», - дип ассызыклады Эдуард Вафин.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләгәнчә, фонд төзелгән вакыттан алып Бөек Ватан сугышы ветераннары белән актив эшли - аларга документлар алуда, ветеран яки хәрби хәрәкәтләр инвалиды таныклыгын рәсмиләштерүдә ярдәм итә, медицина тернәкләндерүенә, психологик ярдәм алуга булыша.

«Татарстан Социаль фонды белән хезмәттәшлек ветераннар оператив рәвештә түләүләр һәм барлык тиешле ярдәм чараларын, шул исәптән «Ватанны саклаучылар» фонды җаваплылыгы даирәсендә булганнарын да алуны тизләтәчәк» , - диде Гүзәл Удачина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International