Буа шәһәр прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
10 җирле кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы барлыгы һәм шул ук вакытта наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекләре аркасында Буа район үзәк хастаханәсендә табиб-наркологта исәптә торулары ачыкланган.
Шул ук вакытта алкоголизм һәм наркоманиядән интегүче кешеләрнең машина белән идарә итүе юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Прокуратура судка әлеге затларның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъвалар белән мөрәҗәгать итте.
Суд күзәтчелек ведомствосының тугыз дәгъва гаризасы буенча таләпләрен канәгатьләндерде.
Суд карарлары законлы көченә кермәде.