Бүген Чүпрәле муниципаль районында «Троицкие напевы» VII православие җыр фестивале узды. Һәр ел саен Сергий Радонежский гыйбадәтханәсенең ачык мәйданчыгында фестиваль Татарстан Республикасының һәм күрше төбәкләрнең төрле почмакларыннан:Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсеннән иҗади коллективларны җыя. Еллык чарада 3000нән артык кеше катнаша һәм 30дан артык иҗат коллективы чыгыш ясый. «Троицкие напевы» фестиваленең үзенчәлекле ягы булып бер сәхнәдә монастырь, чиркәү хорлары һәм рус, чуваш телләрендә җырлар башкаручы фольклор, хореография, халык ансамбльләре чыгышы тора.
Буа муниципаль районы делегациясе дә әлеге фестивальдә катнашты. «Район мәдәният йорты» МБУсеннән: чуаш халык фольклор коллективы -Уяв (Андреев.В. В), рус җырының халык ансамбле - Рябинушка, Яшьләр чуаш вокаль ансамбле- Каскад, Мәдәни үсеш үзәге каршында эшләүче «Родник» ветераннар хоры җитәкчесе Самытина М.И., шулай ук рус җырының Раздолье яшьләр вокаль ансамбле җитәкчесе Самытина М.И. Фестивальдә катнашучыларның барысын да лауреат дипломнары белән бүләкләделәр, шулай ук истәлекле сувенирлар тапшырдылар.
Фестиваль Россиянең иң ерак почмакларыннан килгән кешеләрне югары рухи мәдәнияткә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, шулай ук төрле милләт һәм төрле этник мәдәниятләр кешеләрен якынайта.