Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеккә йомгак ясады.
Доклад белән чыгыш ясаган баш полиция хезмәткәре Ренат Хәсәнов мошенниклык фактлары турында да сөйләде. Буалылар быел аларга 7496000 сум акча күчергән. Иң зур сумманы - 1 миллион 850 мең сумны 40 яшьлек ир-ат күчергән. Мошенниклар аңа ватсап аша шалтыратканнар.
Кайсы оешма хезмәткәрләре мошенникларның хәйләләренә ешрак эләгәләр? Бу хакта 21 июльдә чыккан газетада.