Район территориясендә дуңгызларның африка чумасы белән зарарлануын кисәтү максатыннан "Авангард" ҖЧҖнең дуңгыз комплексында чираттан тыш киңәшмә узды. Әлеге очрашуда комплекс персоналының, җитештерү техникасының һәм инвентарьның Африка дуңгыз чумасын кертүенә юл куймау мәсьәләләре каралды. Репродукторда ветеринария-санитария чараларын үтәү мәсьәләсе каралды.
Африка дуңгыз чумасы (лат. Pestis africana suum; кыскартылма. АЧС), Африка бизе, Көнчыгыш африка чумасы, Монтгомери авыруы дуңгызларның югары контагиоз вируслы авыруы, температура, тире цианозы һәм эчке органнарда киң геморрагияләр белән характерлана. Дуңгызларда африка чумасы билгеләре: температураның кискен күтәрелүе 41,.5--42 градус; лимфа төеннәренең зураюы; аппетитның кимүе, катнаш азыктан баш тарту; арткы аякларның параличы; ашказаны-эчәк процессының бозылуы анемия, авыр сулыш алу, тире асты шешүләре, тире асты җепселләрендә кан китүләр; пневмония.