Буа районы хуҗалыклары көзге бөртекләрне һәм борчакны күпләп җыеп ала башладылар. Бу көннәрдә басуларда 30дан артык комбайн эшли, ашлыкның дымлылыгы 13-16%, дип хәбәр итте район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналында.
«Көзге бодайның уртача уңышы-гектардан 38 центнер, борчакның – 22 центнер! Һава шартлары, уңышка тәэсир итсә дә, бу күрсәткечләргә без бик шат», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Буа районында барлыгы 43 мең гектар ашлык, 95 мең гектар шикәр чөгендере, шулай ук 5 мең гектар көнбагыш чәчелгән.