30 июльдә Питрәч авылының наратлыгында җиденче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак.
«Скорлупино» бөтенроссия яшьләр фестивале – Казаннан 40 км ераклыктагы Питрәч районының Наратлыгында Мишә елгасы ярында уза торган йомырка ыргыту буенча данлыклы йомырка чемпионаты. Бәйрәмне «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» оешмасы һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
Фестиваль кунакларын Россия төбәкләреннән килгән осталар һәм һөнәрчеләр бәйрәм ярминкәсе каршы алачак. Монда агачтан, тиредән, талдан, джуттан, табигый таштан эшләнгән әйберләр, шулай ук тукыма уенчыклар һәм интерьер бизәкләре, автор бижутериясе, табигый косметика һәм сувенир продукциясе сатып алырга мөмкин булачак. Берничә оста традицион милли һөнәрләр һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар әзерли. Һәм, әлбәттә, Питрәч керамик кәсебе буенча мастер –класс булачак: балчык савыт-саба ясау һәм аны милли орнамент белән бизәү буенча.