«Яшьләр күзләре белән Ефәк юлы 2023» фотоконкурсында катнашырга чакырабыз

2023 елның 22 июле, шимбә

ЮНЕСКО 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләрне фотоаппаратны кулларына алырга һәм үзенең иң яхшы фотоларын 5 нче «Яшьләр күзләре белән ефәк юлы 2023» конкурсына җибәрергә чакыра.

Гариза бирү вакыты: 2023 елның 31 июле

ЮНЕСКОның «Яшьләр күзләре белән ефәк юлы 2023» фотоконкурсы социаль һәм гуманитар фәннәр секторы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ЮНЕСКОның «Ефәк юлы» программасы кысаларында үткәрелә. Ул фотоны мәдәни үзара бәйләнешкә, үзара аңлашуга һәм төбәкләрдә яшәүче кешеләр арасында тынычлык урнаштыруга ярдәм итүче корал буларак куллана.

Быел фотоконкурсның темалары булып архитектура, һәйкәлләр һәм урбанизм тора. Гаризалар аларның теләсә кайсысына багышлана ала һәм Ефәк юлы буйлап яшәүче кешеләрнең бер-берсенә тәэсирен чагылдырырга тиеш.

Гаризалар 2023 елның 31 июленә кадәр сайтта кабул ителә https://unescosilkroadphotocontest.org/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International