Коррупция - ул икътисадый үсешкә киртә, теләсә нинди үзгәртеп коруны куркыныч астына куя.
Буа районында даими рәвештә коррупциягә каршы көрәш чаралары уздырыла. Аерым алганда, бу - әңгәмәләр, уеннар, плакатлар, рәсемнәр. Киң таралган уеннарның берсе булып квест-уены тора.
Квест - балалар бик ярата торган заманча ял форматы. Квест-уеннар гадәти чарадан бәйрәм ясарга һәм коллективны берләштерергә сәләтле, чөнки нәтиҗә һәр уенчының шәхси кертеменә бәйле, һәм бары тик бердәм эш кенә командага җиңү китерәчәк.
2023 елның 24 сентябрендә "Чайка" лагеренда "Бергә коррупциягә каршы!" темасына квест уздырдылар, анда балалар ребуслар хәл чиште, пазл җыйды һәм башка кызыклы уеннарны уйнады.