Тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеми

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Горький дирекциясе чикләрендә тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлеге хәл яхшырмый.

2023 елның 7 февралендә 02 сәгатьтә 06 минутта (Мәскәү вакыты) җайга салынмый торган, кизү тормый торган тимер юл кичүенең бер юллы электрлы 7 пк 38 км Илеть – Шелангер юлында ТЧЭ-14 Юдино машинисты Роман Николаевич идарә иткән, ЧМЭ-3 № 3323 локомотивы белән барган 4883 номерлы поезд 1988 елда туган В.Ю. Лешпаев идарәсендә  344 АУ 116 RUS дәүләт теркәлү номерлы Skoda Fabia   машинасы белән яннан бәрелешә.

2023 елның 18 февралендә 03 сәгатьтә 55 минутта (Мәскәү вакыты) җайга салынмый торган, кизү тормый торган тимер юл кичүенең бер юллы электрлы 10 пк 12 км  Волжск - Краснозаринск юлында ТЧЭ-14 Юдино дэпосы  машинисты Олег Бородин идарә иткән ВЛ80 № 2608 локомотивы белән барган 1284  номерлы поезд 1997 елда туган С.Ф. Фролов  идарәсендә  номер Н 228 ХО 12 RUS дәүләт теркәлү номерлы  ВАЗ 21703  машинасы белән бәрелешә.

2023 елның 22 февралендә 00 сәгатьтә 07 минутта (Мәскәү вакыты) җайга салынмый торган, кизү тормый торган тимер юл кичүенең бер юллы электрлы 8 пк 122 км  Нолька - Нужьялы Канаш юлында сигнализация белән, 58 км/сәг тизлектә барган, ТЧЭ-14 Юдино дэпосы  машинисты Семнов Алексей идарә иткән ЧМЭ3 № 1196 локомотивы белән барган 4883  номерлы поезд 2002 елда туган М.Р. Петухов идарәсендә  номер Т 123 АС 12 RUS дәүләт теркәлү номерлы  LADA PRIORA машинасы белән бәрелешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International