Эшмәкәрләр өчен «PRO Wildberries» укыту-марафоны старт ала

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Электрон сәүдә үзәге»  оешмасы белән берлектә белем алучы  «PRO Wildberries». форум-марафоны башлануы турында хәбәр итә. Форум-марафон кече һәм урта эшкуарлык субъектлары,    үз продукцияләрен маркетплейсларда таныту буенча белем алырга теләүче,  үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче һәм физик затлар өчен каралган.

Уку форумы-марафоны кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:

•    Маркетплейска күзәтү – шәхси кабинет белән танышу, мөмкин булган логистик схемалар;

  • Товар карточкасы - товарның карточкасын ничек дөрес төзергә, сатучылар нинди хаталар җибәрә;

•  SEO-оптимизация - ни өчен кирәк һәм аны ничек дөрес кулланырга;

  • Эш башлаучы сатучылар өчен реклама инструментлары;
  • Тәҗрибәле сатучылар өчен реклама инструментлары;
  • Алга баруның тышкы каналлары;
  • Конкурентлык анализы - көндәшләрне анализлау нигезендә алга этәрү стратегиясен ничек эшләргә;

•  Маркетплейста урнашуның нәтиҗәлелеге - сатулар статистикасы анализы (аналитика, хисаплар).

Белемнәрне беркетү өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товарның карточкасына анализ ясаячак, хаталарны ачыклаячак һәм оптимальләштерү үткәрәчәк.

Форум-марафонны уздыру датасы 2023 елның 14 августыннан 28 августына кадәр. Катнашуга заявкаларны бирү МСП.РФ. цифрлы платформасында гамәлгә ашырыла.

Форум-марафон турында мәгълүмат, шулай ук катнашуга заявкалар бирү буенча инструкцияләр https://www.ecom.tatar/wb-mrfn2023 ресурсында урнаштырылган.

Барлык  сораулар буенча 8(843) 222-9-222 телефоны номеры буенча Электрон сәүдә үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International