2023 елның 9 августында 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынган Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәге «Һиндстан: экспорт мөмкинлекләре» темасына вебинар уздырачак.
Спикер буларак Россия Федерациясенең Һиндстан Республикасындагы сәүдә вәкиле урынбасары - Грива Евгений Владимирович чыгыш ясаячак.
Очрашуда Һиндстандагы икътисади вәзгыятьне күзәтү, Һиндстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек: экспорт, коммуникация һәм өстенлекле экспорт юнәлешләре мәсьәләләре каралачак.
Zoom конференциясенә кушылырга сылтама:
https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT09
Идентификатор : 843 222 9060
Код : 1111
Чарага теркәлү МСП.РФ платформасында 9 августка кадәр.
Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча 7 (843) 222-90-60 телефоны буенча Овсянникова Янага мөрәҗәгать итәргә.
Вебинарда катнашуга кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла. Спикерга сораулары булса, аларны tatexport@yandex.ru электрон почтасы адресына 08 августка кадәр җибәрергә.