Буа аграрийлары 27 июль иртәсенә 7 мең гектар иген җыеп алдылар, бер гектардан уртача 35 центнер уңыш, 24,5 тонна ашлык суктырылды. Район башлыгы Ранис Камартдинов кырларны йөреп чыкты. Һәр көнне басуга 45 комбайн чыга.
«Явым-төшемсез эссе һава торышы барлык басуларда да тискәре чагылыш тапты. Соңгы яңгырлар язгы бодай, шикәр чөгендере, көнбагыш кырларының торышын бераз үзгәртте. Күреп торабыз, арпа һәм борчак узган елга караганда азрак, әмма шикәр чөгендере, көнбагыш, көзге бодай буенча күрсәткечләр яхшы», - дип сөйләде Буа районы башлыгы.
Районда көзге культуралар да әзерләнә, 9 мең гектардан артык басулар эшкәртелгән инде, бу планның 56%ын тәшкил итә. Көзге бодайны 16 мең гектар чәчәчәкләр дип планлаштырыла. Районда, һава торышы шартларына карамастан, сенаж да тулы күләмдә әзерләнгән, план 130%ка үтәлгән. Буа районында салам да әзерли башладылар.